“Башкалар кебек булмау җиңелме ул?”“Веста” Үзәге.

2018 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында 2018 нче елның 10 нчы декабре көнне “Веста” зәге психологы Олеся Минһаҗетдинова тарафыннан социаль ярдәм күрсәтүдә торучы ата-аналар белән “Башкалар кебек булмау җиңелме ул?” дип аталган төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: инвалид балаларга, мөмкинлекләре чикле кешеләргә карата рухи-әхлакый мөнәсәбәт формалаштыру.

Дәрес башында “Башкалар кебек булмау җиңелме ул?” дигән темага әңгәмә корылды. Сөйләшү барышында ата-аналар гына балага социаль хезмәттәшлек дөньясына ишек ача торган шәхси ачкычны сайлый ала, чөнки белгечләр балага тәүлек буе күзәтү һәм аралашу тәэмин итә алмый дигщн фикер алга сөрелде. Шуңа күрә баланың үзенчәлеген үстерү буенча зур хезмәт ата-аналар җилкәсенә ята. Шуннан соң катнашучылар үз балаларына социаль мохиттә яшәргә һәм үсәргә ничек ярдәм итәләр икәне турында булган тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Әңгәмәне тәмамлап, психолог «Һава шары» уенында катнашырга тәкъдим итте. 

            Дәрес ахырында барлык катнашучылар бер-берсенә баланың тормышына уңай карашны формалаштыруны дәвам итәргә кирәк дигән фикерне җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International