Бүген Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар янына Арча педагогика көллиятенең 212 нче төркеме студентлары килгән «Яңа ел тамашасы» концерты белән. Студентлар балаларны концерт чыгышлары белән сөендерделәр, «тере» артистлар популяр җырлар башкардылар. Балалар һәм ата-аналар аны зур кызыксыну белән тыңладылар һәм карадылар. Барлык артистлар да карнаваль һәм милли костюмнарга киенгән иде. Студентлар үзәк карамагындагылар белән төрле күңел ачу уеннары уйнадылар. Шулай ук балалар Санта – Клаус, Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән очраштылар, бу исә балаларда зур соклану уятты. Балалар Кыш Бабайга шигырьләр сөйләделәр һәм татлы бүләкләр алдылар. Безнең үзәк карамагындагылар студентларга һәм төркем җитәкчесе Гөлфия Габдулфат кызына чын күңелдән рәхмәт белдерделәр. Мондый чаралар балаларны тәрбияләүгә, мәдәниятне һәм халык традицияләрен саклауга һәм үстерүгә нәтиҗәле йогынты ясый, шулай ук кәефне күтәрә.