Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернатының “Шәфкатьлелек” бүлегендә саф һавада “Кайнар салкын” уеннары.

2018 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе

2018 елның 13 нче декабрендә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты- интернатының “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Тимергалиева А.Н. җитәкчелегендә “Кайнар салкын”  дигән исем астында саф һавада уеннар үткәрелде.

Дәреснең  максаты: саф һавада йөрү эчтәлеген баету, яңа төр кышкы уеннар белән таныштыру, уеннарга карата уңай мөнәсәбәт тудыру.

Кыш көне без нәкъ әкияткә эләгәбез, ә балалар өлкәннәрдән күпкә тәэсирлерәк, кыш ел фасылы аларда  һәрчак шатлану уята. Кышын ачык саф һавада йөрү күңел ачу өчен генә түгел, ә сәламәтләндерүнең искиткеч ысулы да. Саф һавада йөрү  балаларның кәефен күтәрә, шуның өстенә уртак эшчәнлек социаль күнекмәләрен үстерә һәм балаларда  дуслык, җаваплылык хисе тәрбияли.

Балалар бик теләп саф һавада уйнарга чыктылар. Алар төрле уеннар, күзәтүләр, күнегүләр белән мәшгуль булдылар. Аларга аеруча ”Кайнар салкын” уены ошады. Тәрбияче балаларга яшерелгән хәзинәне эзләргә тәкъдим итте. Балалар рәхәтләнеп уенга керештеләр. Һәммәсе тырышып яшерелгән күчтәнәчне эзләде. Тәрбияче “Кайнар салкын” сүзләре белән ярдәм итеп торды.Хәзинә тиз арада табылды, күчтәнәчләр таратылды.

Балаларның яраткан кышкы күңел ачу чарасы - чана. Соңыннан алар рәхәтләнеп таудан чана шудылар, бу яхшы эмоциональ күтәрелешкә ярдәм итте. Балалар  саф һавада йөрүдән, күңелле һәм мавыктыргыч уеннардан  шатлык һәм ләззәт алып, аны дәвам итү теләге белән кайттылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International