Яңа Кенәр авылының Туфан Миңнуллин исемендәге библиотекага экскурсия

2018 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе

     Социаль-тернәкләндерү бүлегендә ял итүчеләр, Яңа Кенәр авылының Туфан Миңнуллин исемендәге  китапханәсенә экскурсиягә бардылар. Монда күп еллар Ташкичү авылы урта мәктәбендә укытучы, аннан соң директор вазыйфаларын башкарган Насыйбуллина Рузалия ИбраҺим кызының  “Акланган өметләр” исемле китабын тәкъдир итү тантанасы булды.

     Бу чарада 16 тернәкләнү үтүче катнашты. Алар авторның гомер юлы, иҗатка этәргән сәбәпләр белән таныштылар.

      Түгәрәк өстәл янында җанлы әңгәмә  барды. Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Зәки кызы күпләргә таныш булу өстенә, әле чарада катнашкан кайбер кешеләрнең остазы да булып чыкты! “Мәрхәмәтлелек үзәге”ндә ял итүче Лукоянова Лидия ханым аның турында бик күп җылы сүзләр җиткерде.

     Очрашу иҗади чыгышлар  белән үрелеп барды. Китапханә хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган чара эчтәлекле дә, күңелле дә узды. Соңыннан бергәләп истәлеккә фотога да тоштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International