Гаилә - җәмгыятьнең аерылгысыз өлеше, ул гармонияле шәхес формалаштыруга ярдәм итә. Аннан башка кеше җәмгыятьтән аерылган ялгызга әверелә. Һәр кеше өйдә аны якыннары һәм яраткан кешеләр көтүен тели. Кеше бары тик якыннары һәм туганнары арасында гына үзен якланган итеп хис итә һәм бу аңа кыенлыкларны, уңышсызлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Гаилә - ул бөтен эшнең башы, бу - элекке буыннар һәм хәзерге буыннар арасындагы элемтә. Никах, балалар булу, гомуми хуҗалык алып бару үзенчәлекле мәгънәгә ия. Гаиләдэ кеше, аның карашлары, рухи кыйммәтләре формалаша. Һәм безнең бурыч - аны саклау өчен барысын да эшләү.
2018 елның 12 декабрь көнендә, «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенен гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре, “Тату гаилә” клубы кысаларына таянып "Минем зур, тату гаилә" дигән темага дәрес үткәрделәр. Әниләр белән яшь үзенчәлекләре турында сөйләштеләр һәм гаилә таләпләренең бердәмлеге турында фикер алыштылар. Дәрес ахырында барысы бергә “Минем зур, тату гаиләм " дигән фотоальбом булдырдылар.