"Изгелек" үзәгендә инвалидлар декадасы уңаеннан мөмкинлекләре чикле бала тәрбияләүче гаиләләр белән очрашу

2018 елның 11 декабре, сишәмбе

Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан 2018 елның 10 декабрендә “Изгелек” үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү белгечләре мөмкинлекләре чикле бала тәрбияләүче гаиләләрнең өйләренә барып очрашу үткәрделәр. Чара барышында хезмәткәрләр әти-әниләргә ташламалар турында мәглълүмат бирделәр һәм тернәкләндерү үзәгенә җибәрү кагыйдәләре белән таныштырдылар. Очрашу җылы атмосферада үтте һәм бүләкләр тапшыру белән тәмамланды. Әти-әниләр белгечләргэ яңа ел кәефе бүләк иткән өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International