Социаль - тернәкләндерү бүлекчәсендә тактик өйрәнүләр, Балтач

2018 елның 11 декабре, сишәмбе

Балтач районының “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль - тернәкләндерү бүлекчәсендә тактик өйрәнүләр уздырылды.

Өйрәнүләр башлану алдыннан җаваплы белгеч янгын куркынычсызлыгы өчен җаваплы хезмәткәр, тернәкләнү узучылар, эшләүче хезмәткәрләр белән инструктаж үткәрде хәм  үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искәртеп үтте. Өйрәнүләр барышында янгын сүндерү командасының объектка килеп җитү, эвакуациянең төгәл вакыты исәпкә алынды. Шулай ук бүлекчә хезмәткәрләренең янгын турында дөрес итеп хәбәр итүе, беренчел янгын сүндерү җайланмаларын дөрес куллану күнекмәләре, янгында зыян күрүчегә беренче медицина ярдәме күрсәтү алымнары тикшерелде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International