Тойгелденең махсус (коррекцияләү) гомуми белем бирү мәктәбе бездә кунакта

2018 елның 11 декабре, сишәмбе

Бүген Мөслим катлар һәм инвалидлар интернат-йортына Тойгелде махсус (коррекцияләү) гомуми белем бирү интернат-мәктәбе балалары килеп киттеләр. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар безнең өлкәннәрне сөендерер өчен килделәр, алар искиткеч концерт номерлары әзерләделәр, җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, ә соңыннан өлкәннәргә күчтәнәчләр дә өләштеләр.

Балалар һәм хезмәткәрләр исеменнән кунакларга матур концерты, тәмле күчтәнәчләр өчен рәхмәт белдерәбез һәм бәхет, сәламәтлек, укуларында һәм эшләрендә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International