Ел саен, декабрь ае башында, өлкәннәр ункөнлеге үткәрелә. Ул җәмгыятьнең игътибарын мөмкинлекләре чикләнгән булган кешеләрнең авырлыкларына юнәлтүгә каралган. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен шул ункөнлектә төрле чаралар оештырыла. Социальхезмәткәрләр “Кешелеклек таратыгыз” дигән акция үткәрделәр. Социаль хезмәт алучы 47 инвалидка социаль-көнкүреш эшләр башкарылды.
Медицина хезмәткәре организмны ныгыту һәм физик активлыкны арттыруга сәламәтлек күнегүләрен ясатты. Барлык социаль хезмәт алучылар кайгыртучанлык һәм игътибар өчен олы рәхмәтләрен белдерделәр.