Арча "Өмет чаткысы" концерт "От сердца к сердцу"

2018 елның 3 декабре, дүшәмбе

Декабрь башында традицион рәвештә Халыкара инвалидлар көненә багышланган Инвалидлар Декадасы билгеләп үтелә. Шул уңайдан Арчаның «Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар өчен бәйрәм концерты оештырды. Җырлар, шигырьләр, үзләре язган хикәяләр, биюләр яңгырады. Кайбер балалар сәхнәдә беренче тапкыр чыгыш ясады! Шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән балаларның эшләреннән күргәзмә оештырылды. Үзәк белгечләре барлык теләүчеләр өчен мастер-класслар үткәрделәр. Чара ахырында барлык катнашучыларга да бүләкләр тапшырылды. Оештыручылар сүзләренә караганда, мондый чаралар балаларга үзләрен яхшы шәхес итеп тоярга ярдәм итә һәм үз-үзләренә ышанычны ныгыта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International