Сәламәт яшәү рәвешенә багышланган дәрес: «Витаминнар һәм файдалы ашамлыклар». Л. Зильберг шигырьләрен уку». Алексеевск муниципаль районы, «Забота»приюты.

2018 елның 7 декабре, җомга

2018 нче елның 6 нчы декабрендә тәрбияче Елена Геннадий кызы Зверева 7 мәктәпкәчә яшьтәге бала беләнЛ. Зильберг шигырьләрен укуга багышланган чара үткәрде.

    Дәреснең максаты: балаларны Л. Зильбергның шигырьләре белән таныштыру; витаминнарның файдасы һәм аларның кеше сәламәтлегенә булган әһәмияте һәм йогынтысы турында сөйләү; сәламәтлекнең дөрес туклануга бәйле булуын аңларга ярдәм итү (ризык тәмле генә түгел, файдалы да булырга тиеш.)

    Әлеге чарада куелган максат һәм бурычлар үтәлде. Балалар дөрес һәм сәламәт туклану өчен кирәкле витаминнар һәм файдалы ашамлыклар белән Л. Зильбергның шигырьләреннән таныштылар. Шулай ук алар, иллюстрацияләр карап, А, В, С һәм Д витаминнарының нинди продуктларда булуын искә төшерделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International