Тукай муниципаль районының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында ел саен декабрь башында мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар көненә багышланган чаралар үткәрелә. 05 декабрь көнне Теләнче Тамак урта мәктәбе укучылары, Тукай районы балалар сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре, «Акчэчэк» балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре, Теләнче Тамак авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре интернат-йортта яшәүчеләрне котладылар. Алар өчен директор Л. Т. Хөсәенованың котлау сүзләре, матур шигырьләр һәм кунакларның концерт номерлары белән бәйрәм әзерләнгән иде. Бәйрәмнән барысы да канәгать калды.