Халыкара инвалидлар көненә

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

3 декабрьдә бөтен дөньяда Халыкара инвалидлар көнен билгеләп үтәләр. Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йорты да әлеге вакыйгадан читтә калмый. Социаль эш буенча белгеч Янгирова Гөлия һәм шәфкать туташы Кашапова Гөлнур социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән «Яхшылык дөньяны коткара» дигән темага әңгәмә үткәрделәр, оригами техникасын өйрәттеләр, ыргак белән бәйләү буенча дәрес оештырдылар. Әлеге чара физик, психик, сенсор, интеллектуаль яктан бозулар булган кешеләргә игътибар җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International