Бердәм гражданнар кабул итү көне уңаеннан 2018 нче елның 4нче декабрьдә Балтач районында сәгать 10.00 нан 12 гә кадәр алиментларны түләү буенча бушлай юридик консультация үтте. Кабул итү Балтач һәм Кукмара районнары суд приставы бүлегенең суд приставы А.Ф.Ахатова, социаль яклау бүлеге начальнигы А. Ф. Гатиятуллина, “Наз” Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры урынбасары Ф.Ф. Йөсупова, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Нургалиев А.Р., опека һәм тәрбия секторының баш белгече М.Х.Габдулхакова белән берлектә узды. Үзләрен борчыган сораулар белән районнан 2 кеше мөрәҗәгать итте һәм аларга тиешле консультация бирелде.