Хәйрия көне

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

   4 декабрьдә « Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты»нда чын мәгънәсендә хәйрия көне булды.

   Иртә, шәһәрнең хакимиятендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр тарафыннан эшләнгән «Күңел җылысы» хәйрия күргәзмәсендә катнашудан башланды.

   Аннары «Алтын яшь» доброволецлар отряды активистлары   «Кешелеклелек  шатлык китерә» акциясе белән 13нче номерлы балалар бакчасында булдылар, анда балаларга үз куллары белән ясалган бияләйләр, оекбашлар һәм уенчыклар бүләк иттеләр.

   Көн ахырында «Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар  интернат-йорты»нда яшәүчеләр «Колос» мәдәният йортында хәйрия концертында  булдылар.  Концерт  катнашучыларга бик күп уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф күтәренкелеге бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International