«Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты»нда инвалидлар декадасы башланды.

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

   Алабуга өлкәннәр йорты инвалидлар декадасын билгеләп үтә башлаучылар арасында беренчеләрдән булды.

   Халыкара инвалидлар көне, өлкәннәр көне кебек үк, биредә иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе һәм аңа бер декада бүлеп бирелгән, аның кысаларында безнең өлкәннәрне барлык теләүчеләр дә котлый алачак, ә өлкәннәрнең «Алтын яшь» доброволец отряды үз чиратында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне төрле чараларда һәм хәйрия концертларында  котлаячак.

   Хәзерге вакытта бездә инвалидлыгы булган, төрле  язмышлы  100гә якын кеше яши. Бу бәйрәм барлык  кешеләргә тормыш матурлыгын,тирә-якта игелекле кешеләр булуын, ә мөмкинлекләр чиксез булуын искә төшерә.

   Шулай итеп дүшәмбе 3 декабрь көнне Халыкара инвалидлар көнендә әби hәм бабайлар янына музыка мәктәбе укытучылары һәм укучылары килде. Алар өлкәннәргә онытылмаслык инструменталь концерт бүләк иттеләр, скрипка, баян, синтезатор, гармун  һәм курайда уйнадылар. Укытучылар барысына да таныш романслар башкардылар, ә укучылар беркемне дә битараф калдырмадылар, дәртле җырлар җырладылар.

   Көннең икенче яртысында «мөмкинлекләр чикләнгән, сәләт чиксез» дигән музыкаль-тематик чара узды, анда интернатта яшәүче мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр үзләренең көчләре белән оештырылган концерт күрсәттеләр.

   Алар гармунда һәм баянда уйнадылар, җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Концерт, чыгыш ясаучыларның барлык үзенчәлекләренә карамастан, бик күңелле узды. Кич буе тантана сәбәпчеләре адресына котлаулар һәм җылы сүзләр яңгырады.

   Көн “Алабуга интернат-йорты» турында төшерелгән видеороликлар һәм кыска метражлы «Ялгызлыктан дару» фильмын карау белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International