Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр өстәл уеннары буенча ачык турнирда

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

      Инвалидлар декадасы кысаларында Мамадыш шәһәрендә өстәл уеннары буенча Ачык турнир булып узды. Бу турнирда Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр дә катнашты. Алар бочче, корнхол, джакколо, кальбута, дартс уеннары буенча ярыштылар. Бу ярышлар аларга үзләренең мөмкинлекләрен күрсәтергә, яңа дуслар табарга мөмкинлек бирде. Афанасьев  А.  берьюлы өч уенда призлы урыннар яулады. Башкалар да сынатмадылар.

    Турнирның призерларына грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Алар бу ярышлардан канәгатьлек хисе, яхшы кәеф, күтәренке рух алддылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International