4 нче декабрь көнне Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, Инвалидлар ункөнлеге кысаларында, саләмәтлекләрен ныгытучы өлкәннәребез өчен “Игелек кылып яшик” исемле әдәби-музыкаль кичә узды. Сарман Үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар, Фәнис Яруллин турында фильм карадылар.