Россиядә 4 нче ел рәттән #Юмартсишәмбе Халыкара хәйрия көне узырыла. Бу хәрәкәткә Алабуга шәһәренең “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре дә кушылды. Алар үзләренең карамагындагы мөмкинлекләре чикле булган 10 өлкән кешегә “Моя газета. Татарстан” газетасына 2019 елның 1 яртыеллыгына язылу бүләк иттеләр. Әлеге чара нәтиҗәсендә мөмкинлекләре чикле булган өлкәннәр илдәге яңалыклар, социаль яклау мәсьәләләре буенча федераль законнардагы үзгәрешләр турында хәбәрдар булачаклар.