Салавыч Сәрдегәне авылында гомер кичерүче Ганиева Наҗия Саттар кызына 2 декабрь көнне 90 яшь тулды. Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илшат Галимуллин, «Наз» үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, Салавыч авыл җирлеге башлыгы Рафил Сибагатуллин, җаваплылыгы чикләнгән «Татарстан» җәмгыятенең профсоюз комитеты рәисе Фәрит Хөрмәтуллиннар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.