4 нче декабрь 2018 нче ел, сишәмбе
«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова «Шәһәрнең киләчәге» дигән темага чара үткәрде.
Чараның максаты: коммуникатив осталыкны үстерү, эмоциональ мөмкинлекне киметү.
Ком терапиясен кулланганда, кеше үзенең дөньясын комнан фигуралар ясап аңлата. Ком терапиясенең үзенчәлеге - кеше кинәт башына килгән уйларны фигуралар аша чагылдыра алудан тора. Ком терапиясенең географиясе бик киң: таулар яки тигезлек, күлләр яки сазлыклар, шулай ук үз картиналарыңны кешеләр, хайваннар, биналар һәм башка фигуралар белән тулыландырырга мөмкин.
Чарада социаль хезмәт алучыларга киләчәк шәһәрне төзергә дигән бирем бирелде. Төркем, психолог ярдәменнән башка, мөстәкыйль рәвештә бу мәсьәләне үтәде. Фикер алышу барышында һәр катнашучы төркемдә үзен ничек хис итүе, үзара хезмәттәшлекнең яңа ысулларын тормышка ашыра алуы белән уртаклашты.
Нәтиҗәдә, социаль хезмәт алучылар күңелдә булган шом, борчулардан арынып, уңай эмоция һәм яхшы кәеф алдылар.
Чарада 6 кеше канашты.