1 декабрьдән “Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты “Юлдаш”та физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең декадасы башланды. Ул 10 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Интернатта декаданы “Могҗизалар кыры” интеллетуаль уены белән ачып җибәрделәр. Әлеге чара Бөтендөнья инвалидлар көне уңаеннан оештырылды. Бәйрәмгә Иван Онюшкин җитәкчелегендәге “Верба” ансамбле дә чакырулы иде. Барысы да Россия телеканалындагыча булды: әйләнә торган барабан да, призлар да, уенчылар өчлеге дә, җиңел булмаган сораулар һәм суперприз да. Өч турда өч кеше җиңеп чыкты. Уенның җиңүчесе итеп Маркушина Зоя табылды.
Чарада катнашучылар Яңа ел бәйрәменең килеп чыгуы, тарихта нинди шәхесләрнең бу бәйрәмнең оештыруына зур өлеш кертүләре, Яна ел бәйрәмен кайсы илдә ничек каршылаулары турында бик күп мәгълүмат ишеттеләр. Тәнәфес вакытында залда утыручы социаль хезмәтләрдән файдаланучылар Иван Онюшкин җитәкчелегендәге “Верба” ансамбле башкаруында бик матур музыкаль композицияләре тыңладылар.