Югары Ослан интернат-йортында "Волжанка" хоры чыгыш ясады

2018 елның 4 декабре, сишәмбе

3 декабрь-җәмгыятьнең игътибарын зур тырышлык, ныклык һәм батырлык таләп иткән, язмыш дулкыннары авыр социаль хәлдә калган кешеләргә аерым игътибар күрсәтү көне. Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә аерым игътибар көненә багышланган концерт булып узды.

Иҗат коллективының концерт программасы интернат-йортта яшәүчеләр өчен чын бүләк булды. Сәхнәдән Совет һәм Россия композиторларының танылган әсәрләре, рус халык җырлары, шулай ук хорда катнашучылар иҗат иткән шигырь һәм җырлар яңгырады.

Язмыш, тормыш мәгънәсе, туган як җылысы, кече ватан матурлыгы, мәхәббәт һәм бәхет, шулай ук хәрби буын кешеләренең авыр язмышына багышланган әсәрлә һәр тамашачының йөрәгендә урын тапты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International