Алабуганың «Доверие» үзәге «Күңел җылысы» шәһәр хәйрия акциясендә катнашты

2018 елның 4 декабре, сишәмбе

Алабуганың «Доверие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре инвалидлар декадасы кысаларында ел саен үткәрелүче «Күңел җылысы» дигән хәйрия күргәзмәсендә катнашканнар. Күргәзмә Алабуга районы Советы бинасы фойесында урнаштырылды.

  Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре - бәйләнгән әйберләр, күлмәкләр, шәһәрнең танылган кешеләре турында китаплар алып бардылар. Һәр иҗади эш аны булдырган кеше күңеленең бер өлешен саклап кала алды, биредә теләгән һәркем үзләренә ошаган әйберне кулай бәядән сатып ала алды.

    Шәһәрнең башка социаль учреждениеләре һәм оешмалары вәкилләре дә үз эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр. Сатудан кергән акча авторларга тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International