Мәрхәмәтле йөрәкләр көне

2018 елның 4 декабре, сишәмбе

Ел саен безнең илдә Инвалидлар декадасы уза. Бу тагын бер тапкыр  мохтаҗ балаларга игътибар итү өчен менә дигән сәбәп!

3 декабрь көнне Зәй муниципаль районының «Шатлык» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү  үзәге " Мәрхәмәтле йөрәкләр көне» дигән чара үткәрде, анда мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләр чакырылган иде.

Бәйрәмне оештыруда шулай ук хәйриячеләр дә катнашты: чара «Конфетти» уен бүлмәсе базасында узды, анда күңелле музыка астында балалар батутларда сикерделәр, таулардан шудылар һәм карусельләрдә атындылар. Зәйнең 4нче урта мәктәбе укучылары көмеш яңгыр белән матур уен программасын үткәрделәр. Ә HOME Café җитәкчесе Мельников Денис Олеговичтан әзерләнгән күчтәнәчләр балалар һәм аларның әти-әниләре өчен тагын бер күңелле сюрприз булды .

          Бу гаиләләр көн саен мөстәкыйль рәвештә җиңеп чыгарга авыр булган кыенлыклар белән очрашалар. Шушындый чаралар ярдәмендә без бу гаиләләргә  аларның ялгыз түгел икәнлекләрен аңларга,  өметсезлеккә бирелмичә,тормышка карата уңай мөнәсәбәт саклап калуларына булышабыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International