2018 нче елның 3 нче декабрендә Инвалидлар ункөнлеге кысаларында Балтач бистәсе Спорт комплексында Балтач районы «Наз» Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән затлар һәм инвалидлар өчен район Спартакиадасы үткәрелде. Спартакиада дартс, бочча, шашка һәм шахмат буенча барды. Ярышларда 45 тән артык инвалид көч сынашты. Катнашучыларның барысы да актив тормыш позициясе булган кешеләр. Сәламәтлекләренә бәйле кыенлыкларга карамастан, ир-атлар, хатын-кызлар һәм төрле яшьтәге балалар ярышларда актив катнаштылар, зур кызыксыну күрсәттеләр.
Шулай ук спартакиада барышында үзәк психологы Гүзәл Җиһаншина һәм волонтер Алия Ганиева «Мәрхәмәтле йөрәк» акциясен уздырдылар: катнашучылар бер-берсенә теләкләр яздылар.
Чара ахырында ярышларда җиңүчеләргә һәм катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.