Шикле затлар белән аралашканда үзеңне ничек тотарга?

2018 елның 3 декабре, дүшәмбе

             Шикле затлар белән аралашканда үзеңне ничек тотарга?

             23 нче ноябрь 2018 нче ел, җомга

             23 ноябрь көнне Тукай районы «Шәфкать» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Римма Шакирова "Теләнче-Тамак мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәбе базасында «Шикле затлар белән аралашканда үзеңне ничек тотарга?" дигән видеоролик күрсәтте.

             Видеокүрсәтү эре терактларны булдырмау, терроризм турындагы белем дәрәҗәсен күтәрү өчен юнәлтелгән иде.

            Чараның төп бурычлары - балигъ булмаган балаларда патриотлык, уяулык, күмәклек һәм тәртиплелек тәрбияләү; һәр мәгариф учреждениесендә укучылар һәм хезмәткәрләр арасында дустанә мөнәсәбәт, хезмәттәшлек, үзара хөрмәт һәм аңлау атмосферасы тудыру.

           Әлеге чарада төрле категория гаиләләреннән 30 балигъ булмаган бала катнашты, алар арасында социаль куркыныч хәлдә булган 1 балигъ булмаган бала да бар иде.

           Чара ахырында балигъ булмаган балалар терроризмга кагылышлы  фикерләрен сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International