Тукай районы картлар һәм инвалидлар интернат-йортында ел саен декабрь башында Халыкара инвалидлар көненә багышланган чаралар үткәрелә. 2018 елның 3 декабрендә социаль эш буенча белгеч Альбина Камалова «3 декабрь - Халыкара инвалидлар көне» дип аталган әңгәмә үткәрде. Аннан соң тормыш эшчәнлеге чикләнгән затлар өчен «Бергәләп рәсем ясыйбыз! " дигән рәсем дәресе үткәрде. Эшләр күргәзмәсе оештырылды. Әлеге чара физик, психик, сенсор, интеллектуаль хокуклары бозылган булган кешеләргә игътибар җәлеп итүгә юнәлдерелгән.