3 нче декабрь, 2018 нче ел, дүшәмбе
«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Халыкара инвалидлар көненә багышланган «Матур булсын тормышлар» дигән музыкаль – шигъри чара булып узды.
Чараның максаты: җәмәгатьчелек игътибарын инвалидлар проблемаларына җәлеп итү, бәйрәм кәефе булдыру, буыннар арасында элемтәләрне үстерү һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә карата гуманлы мөнәсәбәт тәрбияләү иде.
Чараны үзәк белгече Рәмзия Хәйбулова, 4 нче номерлы «Күңелле» балалар бакчасының музыкаль хезмәткәре Рүзилә Абдуллина җитәкчелегендәге тәрбиячеләр иҗат коллективы һәм китапханәнең 1 нче филиалы белгече Гөлназ Фәрдиева оештырды. Тәрбиячеләр һәм яшь башкаручыларның дәртле җырларлары, күңелле биюләре тамашачыларның кәефен күтәрде. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм йөзеннән тормыш һәм яшәү серләрен ачыклаучы шигырьләр яңгырады. Социаль хезмәт алучылар үзләренең ихтыяҗларын һәм хәтта физик чикләүләр булса да, үз сәләтләрен чагылдыручы шигырьләр укыдылар. Сәламәт һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында эчтәлекле шигъри диалог барлыкка килде.
Барлык катнашучылар да балалар чыгышын аеруча җылы каршы алып, үзләренә күрсәтелгән игътибар һәм хөрмәтне яратып кабул иттеләр. Чара барышында алар үзләренең оныкларын һәм оныкчыкларын искә төшереп, хозурланып утырдылар..
4-нче номерлы балалар бакчасы мөдире Айгөл Ногманова җитәкчелегендәге коллектив һәм ата-аналар иҗади шөгыль өчен хәйрия ярдәме дә күрсәттеләр.
Чарада 35 кеше катнашты.