Якты бәйрәм - Әниләр көне

2018 елның 27 ноябре, сишәмбе

Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Россиядә Әниләр көне билгеләп үтелә. 27 ноябрь көнне «Гнездышко» приютында бу бәйрәмгә багышланган чара үткәрелде. Чара концерт формасында үтте, анда өлкән төркем балалары катнашты.

Бәйрәмнең максаты: ата-аналарга хөрмәт, мәхәббәт хисе тәрбияләү, эмоциональ өлкәне үстерү, балаларның артистлык якларын ачыклау, әниләр һәм балалар арасында җылы әхлакый климат булдыру. Бәйрәм алдыннан зур әзерлек эшләре башкарылды: зал бизәлде, рәсем конкурсы үткәрелде, әниләр өчен открыткалар ясалды. Балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биеделәр, юмористик номер һәм тавыш оркестры да концертка кертелгән иде. Өлкән кызлар башкаруында рус халык биюе аеруча истә калды.

Балалар зур шатлык белән концертта катнаштылар, күңел күтәренкелеге һәм уңай эмоцияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International