Әниләр өчен открытка

2018 елның 26 ноябре, дүшәмбе

Әниләр көне - халыкара бәйрәм, бу көнне барлык әниләр дә котлаулар кабул итәләр. «Гнездышко» приютында тәрбияләнүче балалар да төсле кәгазьдән открыткалар ясау буенча «Әнигә – бүләк» дигән мастер-класста катнаштылар.

     Чараның максаты: ата-аналарга мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү. Дәрес башында балалар үзләренең әниләре турында сөйләделәр һәм үзләренең открыткаларын ничек бизәргә теләүләре турында фикер алыштылар.

      Балалар оригиналь котлау открыткаларын үзләре бизәделәр. Әниләренә карата булган мәхәббәт сүзләрен яздылар, төрле техникада эшләнгән йөрәк формасын ясадылар, ефәк тасмалар һәм төсле «спиралькалар» белән бизәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International