Әкиятләр иленә сәяхәт
“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә “Сможем вместе” проектын, «Щедрый вторник» кампаниясен тормышка ашыру кысасында 27нче ноябрьдә МАУ 36 инвалид бала һәм 12 ата-ана өчен тәрбиячеләр А.В.Борисова, Л.В.Жаворонкова “Әкият дөньясына сәяхәт» исемле чара үткәрделәр. Балаларга сәяхәткә чыгарга Убырлы карчык комачауларга теләгән иде, барып чыкмады. Балалар барча авырлыкларны да җинделәр, ә Убырлы карчык аларга әкиятләр тулы тылсымлы сондык бүләк итте. Балалар “Өч дуңгыз баласы” исемле курчак театрын карадылар, көчле кул чабып рәхмәт әйттеләр.