“Гаилә кыйммәтләрен формалаштыру” технологиясе кысаларында, 2018 нче елның 27 нче ноябрендә Сосна төп гомуми белем мәктәбендә “Наз” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Лилия Зарипова “Минем гаиләм” дип исемләнгән чара үткәрде. Чараның бурычлары “гаилә”, “гаиләдәге кыйммәтләр” төшенчәләрен ачыклау, үзеңнең гаиләңә, олы буын кешеләренә хөрмәт тәрбияләү. Балалар чарада актив катнаштылар, үзләренең гаиләләре турында сөйләделәр. Чара ахырында алар “Минем гаиләм” дип исемләнгән кроссворд чиштеләр.