"Изгелек" үзәгендә #ЮмартСишәмбе хәйрия кампаниясе дәвам итә

2018 елның 27 ноябре, сишәмбе

     Әтнә районы “Изгелек” үзәгендә #ЮмартСишәмбе хәйрия кампаниясе дәвам итә. Бүген, ягъни 27 нче ноябрь көнне, “Магнит” сәүдә челтәре авыр хәлле гаиләгә һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе карамагында торучы ялгыз яшәүче өлкән әбигә азык-төлек тутырылган пакетлар тапшырды. Мондый изге эшләрне киләчәктә дә күбрәк эшләсәк иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International