Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре бүлектә исәптә торучы хатын-кызлар өчен Халыкара әниләр көненә багышланган чара үткәрделәр. Бәйрәмгә килүчеләргә түгәрәк өстәл оештырылды һәм чәй өстәле әзерләнде. Бүлекнең психологы бала тәрбияләүгә багышланган лекция һәм психологик тренинг уткәрде.