Шушы көннәрдә, социаль технологияларны тормышка ашыру максатында өйгэ йөреп ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль эш буенча белгеч Гәрәева М.М. чираттагы занятие үткәрде: «өлкән яшьтә юл хәлакәте һәм аны булдырмау чаралары». Социаль эш буенча белгеч хәлакәтнең төрләре, сәбәпләре турында сөйләде һәм бозлавыкта саклану чараларын кисәтте. Күп кенә өлкән кешеләр травманы узләре генэ булганда алалар. Шуның өчен өлкән кешеләргә һәм инвалидларга травматизм буенча киңәшләр һәм буклетлар таратылды. Социаль хезмәткәрләр үз чиратларында социаль хезмәт алучыларга аңлату эшләре алып бардылар.