Компьютерлар һәм смартфоннар теләсә кайсы гаиләдә сирәк күренеш түгел. Балалар, ата - аналар үрнәгенә ияреп, кечкенәдән үк гаджетлар белән кызыксына башлый. Тик менә «бөтендөнья пәрәвезенең» бер җитди җитешсезлеге бар: анда цензура юк диярлек. Ә социаль челтәрләрне мисал өчен алсаң, анда билгеле бер яшькә кадәрге балаларга бөтенләй керергә ярамый.
Мәктәпләрдә сүгенү сүзләренең таралуы бик зур. Һәр бала «текә булырга» һәм үзенең өлкән булуын расларга омтыла - нәкъ менә шул сәбәпле, хәтта кече сыйныф укучылары сөйләмендә дә (сыйныфташлары даирәсендә булса да) сүгенү сүзләрен актив кулланган берничә бала табарга була.
26.11.2018 елда “Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе социаль эш буенча белгече Киямова Э. Р. хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрдә тәрбияләнүче балигъ булмаган балалар өчен «Сүзнең көче яки яман сүзләрнең агуы» темасына профилактик дәрес үткәрде. Бу дәрестә балалар әлеге лексиканың килеп чыгышы белән таныштылар, алар фикеренчә, «текә» лексика куллану өчен нинди җәзалар бирелүен белделәр. Балалар, дөресен генә әйткәндә, күп кенә сүзләрне өлкәннәрдән һәм ата-аналардан ишетәләр, бу безгә сөйләм турында уйланырга мөмкинлек бирә!
Нәтиҗәдә, балигъ булмаган балалар үзләренең агачларын "яхшы сүзләр" белән үстереп, бик күп уңай эмоцияләр алдылар.
Хөрмәтле өлкәннәр! Безнең киләчәк турында уйланыгыз, балалар өчен чиста, мәдәни һәм дөрес телне саклап калыгыз!