Россия хәрби тарихының истәлекле көннәре кысаларында “Веста” Үзәгенең социаль эш буенча белгече Алия Малякова 1 нче санлы социаль участокта социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 19 бала арасында “Бородино сугышы” дигән темага дәрес үткәрде. Максат: балаларда ватанпәрвәрлек һәм үз Ватаныбыз өчен горурлык, үз илебез тарихы белән кызыксыну хисе уяту, актив гражданлык позициясе формалаштыру.
Дәрестә белгеч балаларга “Бородино сугышы” 1812 елда узган Ватан сугышында иң зур көрәшләренең берсе булуы турында сөйләде. Бородино кырында рус армиясе үз халкының милли бәйсезлеген яклый. 1812 елга Наполеон Бөтен Европаны яулый. Ул бик зур армия җыя һәм Россияне тар-мар итү, аннары Дөнья дәүләтчелеген яулау өчен көнчыгышка таба бара. Балалар шулай ук Бородин шагыйрь - сугышчысы И. Глинка язуы буенча «Тузган палашлар кисәкләргә ватыла, пулялар һава аша бертуктамый атыла!..» әлеге сугышның ничек куркыныч булуын күзалладылар, соңыннан Михаил Лермонтов язган «Бородино» шигырен искә төшерделәр.
Дәрес ахырында белгеч балаларга "Герой булып тумыйлар, алар Бөек сынау вакытында “Сиңа нәрсә якынрак һәм кыйммәтрәк - син үзеңме яки туган илеңме” - дигән сорауга үз-үзләре алдында җавап тапкан кешеләр. Һәркем үз Ватанының патриоты булырга, үз Ватанын яратырга һәм аның турында кайгыртырга тиеш дигән нәтиҗә ясадылар.