Кешеләргә яхшылык бүләк итегез

2018 елның 25 ноябре, якшәмбе

25 ноябрь көнне «Гнездышко» приютында тәрбияләнүче балалар янына чираттагы тапкыр «Солнечный круг» Хәйрия фонды вәкилләре килде. Чарага өлкән һәм кече төркем балалары чакырылган иде. Чараның максаты: позитив аралашу күнекмәләрен формалаштыру, игелеклелек, әдәплелек, күңел нечкәрлеге (нәзеклелек), башкалар фикеренә түземлелек, башка кешеләрнең кәефен тоя белү, тыңларга, аңларга, авыр минутта ярдәм итү кебек сыйфатлар формалаштыру.

Уен формасында кунаклар кешенең нинди булырга тиешлеге, әйләнә-тирә табигатькә мөнәсәбәтләре турында җитди сөйләшү алып бардылар. Балалар төркемләп эшләделәр, дуслык, елмаю, игелек юлы турында җырлар җырладылар, бер – берсенә комплиментлар ясарга өйрәнделәр, «Алтын дуслык кагыйдәләре» чыгардылар, иҗади биремнәр башкардылар.

Очрашу ахырында балалар нинди дөньяда яшәргә, нинди дөньяны төзергә икәнлеге турында һәр кеше үзе хәл итәргә тиеш дигән нәтиҗәгә килделәр. Мондый чаралар балаларга дөрес тормыш юлын билгеләргә ярдәм итәр, тәрбияләнүчеләрнең коммуникатив үсешенә уңай йогынты ясар, дип ышанабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International