Әниләр көне

2018 елның 26 ноябре, дүшәмбе

Илебездә күпсанлы бәйрәмнәр арасында Әниләр көне аерым урын алып тора, гәрчә 1998 елда гына барлыкка килгән булса да. Ул ел саен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә.  Бу көнне барлык әниләргә дә рәхмәт сүзләре яңгырый.

Әниләр көнен бәйрәм итү кысаларында “Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә  социаль ярдәм алучы гаиләләр «Минем кояшым» чарасында катнаштылар. Гаиләләр мастер–классларда, квестларда катнаштылар, соңрак бәйрәм концертын карадылар.

«Безнең куллар» түгәрәгендә ОСПСиД базасында хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрдә тәрбияләнүче балигъ булмаган балалар әниләре өчен пейп-арт техникасында үз куллары белән картиналар ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International