«Тургай» приютында «Дуслык» дигэн уен викторина уткэрелде.
Дуслыкның көче нәрсәдә, дип сорарсыз сез. Беренчедән, чын дус сине беркайчан да уңайсыз хәлдә калдырмас, алдамас, авыр вакытта һәрчак булышыр. Әгәр дә мин өйдә дәреслегемне яисә каләмемне онытып калдырсам, ул миңа үзенекен биреп торыр. Икенчедән, авыр вакытларда дустым мине тыңлар, берәр кеше мине кыерсытса, ул мине яклар. Аңа авыр булганда, мин дә һәрвакыт булышырга әзер. Өченчедән, дуслар бергәләшеп таулар күчерергә мөмкин. Дустым янымда булганда, мин бөтен эшне дә эшли алам, ул бит миңа булышачак. Дуслык − бөек көч ул.