«Гнездышко» приютында тәрбияләнүче балалар арасында татар халык язучылары әсәрләренең иң яхшы укучысы исеменә конкурс узды. Бәйгедә 12-15 яшьлек 3 укучы катнашты: Вәлиева Ландыш Г. Тукайның «Су анасы» поэмасын укыды, Дмитриева Ксения М. Җәлилнең «Төрмәдә төш» әсәрен тәкъдим итте, Мостафина Алинә Г. Тукайның «Туган тел» шигырен сөйләде.
Иҗади кичәдә жюри булып директор вазыйфаларын башкаручы Миннигәрәева Л. И., директор урынбасары Ибраһимова О. А., хезмәт буенча инструктор Драндрова А. Р., тәрбияче Аплавина В. К., музыкаль җитәкче Галимова Ю. А. сайландылар.
Приют тәрбиячеләре тарафыннан бик тырышып әдәби репертуар сайлап алынды, әсәрләр өйрәнелде, балалар белән зур әзерләнү эше алып барылды.
Конкурста катнашучыларның барысы да җитди әзерләнделәр, искиткеч чыгыш ясадылар, үз осталыкларын һәм башкаруның оригинальлеген күрсәттеләр.
Иң яхшы укучы Вәлиева Ландыш «Су анасы» әсәре белән республика конкурсында катнашачак.