«Хокукый ярдәм көне» Бөтенроссия акциясы

2018 елның 21 ноябре, чәршәмбе

20 ноябрь көнне  Мамадыш муниципаль районының «Забота» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм курсәту бүлекчәсе белгечләре  «Хокукый ярдәм көне» Бөтенроссия акциясында катнаштылар. Белгечләр шәһәрнең белем бирү оешмаларында булып, балигъ булмаган балаларга, ятим балаларга, авыр тормыш хәлендә калган балаларга, шулай ук ата-аналарга һәм закон вәкилләренә хокукый ярдәм күрсәттеләр. Әңгәмә барышында балаларның юридик һәм хокукый яклау мәсьәләләре тикшерелде. Акциядә катнашучылар белгечкә сорау биреп компетентлы консультация ала алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International