Әлеге бүлмәне алар “Лукойл“ компаниясе оештырган проектта җиңгән 300 мең сумлык грант акчасына эшләгәннәр.
“Могҗизалы тоз кисәкләре“ дип аталган бүлмәне ачу тантанасында район башлыгы Валерий Макаров, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова катнаштылар.
Тантанада проект авторы – социаль педагог Любовь Белослудцевага олы рәхмәтләрен җиткерделәр җитәкчеләр.
Бу көнне бүлекнең машина йөртүчеләре Алексей Игваев, Илнур Шакиров, җитмеш төрле һөнәр белүче Юрий Шайбаков район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм тоз бүлмәсенә бушлай керү өчен сертификатлар белән бүләкләнделәр.
“Мир-Строй“ ширкәте директоры Али Ибраһимов та буш кул белән килмәгән иде. Ул бүлмәгә музыкаль үзәк бүләк итте.
Аннан җитәкчеләр тоз бүлмәсенә уздылар. Тоздан ясалган бүлмәдә беренче тапкыр процедура үтүче күпбалалы Светлана Абсадыева гаиләсе дә сертификатка лаек булды.
Әлеге бүлмә белән янәшә гардероб, бәдрәф тә ясаганнар. Ял итү бүлмәсе дә бар. Халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре якын киләчәктә массаж һәм ингаляция ясый торган кабинетлар булдыру турындагы хыялларын да әйттеләр.