«Игелек чаткылары» программасы буенча дәрес

2018 елның 20 ноябре, сишәмбе

2018 елның 20 ноябрендә  Мамадыш муниципаль районының «Забота» үзәгенең  гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм курсәту бүлекчәсе белгечләре тарафыннан «Игелек чаткылары» программасы буенча социаль хезмәтләр алучы балалар өчен дәрес  үткәрелде.

«Туган көн турында әкият» дип аталган дәрес  шәхси сыйфатларын үстерергә һәм үз-үзеңне бәяләүне арттыруга,  кул моторикасын үстерәүгә карата үткәрелде.

Дәрес барышында балалар «Куянның туган көне» һәм «Кышкы җәнлекләр " әкиятен тыңладылар. Дәрес ахырында балалар зур кызыксыну белән җәнлекләр турында табышмаклар чиштеләр һәм төсле кагәзләрдән кызыклы компазициялар ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International