2018 нче елның 15 ноябрендә “Изгелек” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә “Өлкәннәр һәм мөмкинлекләре чикле кешеләрне карау буенча тәрбия мәктәбе” технологиясе кысаларында чираттагы лекция оештырылды. Өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе медицина хезмәткәре Чулпан Каюмова урын өстендә ятучыларны карау, санитар-гигиена тәләпләре, кием һәм урын җирләрен алыштыру турында сөйләп китте. Әлеге лекцияләр каты авыручы кешеләр белән тәрбия һәм аралашу мәсьәләләрендә гражданнарның белемнәрен арттыруга юнәлдерелгән, бу аларга тагын да квалификацияле хезмәт күрсәтүгә ярдәм итәчәк. Әлеге технологияләр буенча укыту дәвам итәчәк.