13 ноябрь – Халыкара сукырлар көне буларак билгеләп үтелә. Россиядә исә әлеге датаны «Ак таякчыклар көне» («День белой трости») дип тә атыйлар. Әлеге дата кешеләрнең игътибарын гомерлеккә күзләре сукырайган һәм авыр тормыш хәлендә калганнарга юнәлтә. Шул уңайдан “Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты “Юлдаш”та ел саен махсус чаралар билгеләп үтелә. Реабилитация бүлеге белгечләре Елена Малолеткова, Альбина Сираева, Людмила Замалетдинова “Күңел күзе белән тоеп...” исемле тематик кичә уздырды. Чара барышында биредә тәрбияләнүчеләрне җәмгыятьтә әлеге проблема белән очрашкан кешеләргә карата игътибарлырак булырга өндәделәр. Интернат шатрларында яшәүче кешеләр арасында да сукырлар, начар күрүчеләр бар. Шуңа күрә ярдәмгә мохтаҗ андый кешеләргә карата аеруча игътибарлырак булырга кирәклеген аңлаттылар. Кичәне йомгаклап, “Сукырлар шәһәре” исемле документаль фильм курсәтелде.