Ел саен 15 нче ноябрьдә Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көне үткәрелә. Әлеге көннең максаты-тәмәке бәйлелегенең таралуын киметүгә ярдәм итү, халыкның һәм бөтен белгечлек табибларының тәмәке тартуга каршы көрәшкә җәлеп итү, тәмәке тарту профилактикасы һәм тәмәкенең сәламәтлеккә зарарлы йогынтысы турында җәмгыятькә мәгълүмат бирү. Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында бу көнне «Тәмәкене ташла – кәнфит ал!" акциясе узды. Кәнфитләрның сындырган тәмәке өчен бирелүен белгәч, күпләр мәкерле дуслары-тәмәке белән бик теләп хушлашты.
Акция барышында интернат-йортның шәфкать туташы Бобонина А. А. сәламәт яшәү рәвеше һәм тәмәкенең организмга йогынтысы турында сөйләде, аннары социаль хезмәт алучылар «Манипуляция серләре. Тәмәке»дигән фильм карадылар, мәгълүмати стендта материаллар укыдылар, буклетлар алдылар.
Иң яхшысы саф һава сулау, тәмәке тартмау һәм тәмәке төтене белән пычранмаган дөньяда яшәү!