Кичке рейд

2018 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе

      Арча “Мәрхәмәтлек үзәге”нең гаилә һэм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре, ПДН белгечләре, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән инспекторы белән берлектә ведомство ара кичке рейд оештырдылар. Алар 12 гаиләләрдә булдылар. Белгечләр ата - аналар белән “яшүсмерләрнең психологик һәм физиологик үзенчәлекләре” дигән темага профилактик эш үткәрелде.

       Тормыш - көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чараларын төгәл үтәү, күп балалы гаиләләрнең һәм социаль-куркыныч хәлдә булган гаиләләрнең яшәү урыннары буенча электр җылыткычларын, электр челтәрен, газ җиһазларыннан файдалануда контрольның  көчәюе турында әңгәмә алып барылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International