2018 елның 15 ноябрь көнендә «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре волонтерлар белән берлектә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, “Иркен сула” дип исемләнгән акция үткәрделәр. Безнең бүгенге тормышыбыз төрле вакыйгалар һәм технологияләр белән тулы. Хәзерге заман кешеләре каядыр гел ашыгырга, тиз эшләргә, яңа әйберне өйрәнергә, фастфуд белән тукланырга, моменталь эффектлы дарулар белән дәваланырга күнеккән. Әмма мондый тормыш рәвеше алып барганда иртәме-соңмы сәламәтлеккә зыян килә. Ләкин начар нәтиҗәләрне булдырмый калу юллары да бар. Моның өчен бары тик сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен белергә һәм төгәл үтәргә генә кирәк. Сәламәт яшәү рәвеше - кешенең яшәешенә уңай йогынты ясый торган файдалы гадәтләр комплексы. Аның ярдәмендә сәламәтлекне ныгытырга, гомер озынлыгын арттырырга һәм бәхетле булырга мөмкин. Соңгы вакытта сәламәт яшәү рәвеше аеруча актуаль. Технологик прогресс, начар экология һәм аз хәрәкәтле булу кешеләргә бик начар тәэсир итә, төрле хроник чирләр килеп чыгуга сәбәп булып тора. Шуңа бәйле рәвештә, сәламәт яшәү рәвеше безнең җәмгыять өчен бик мөһим.